Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бакча Сарайда “Үз хокукларыңны бел, бурычларыңны да онытма» әңгәмәсе узды

2013 елдан башлап ел саен 20 ноябрьдә Россия Федерациясендә Бөтендөнья балалар көненә багышланган балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Бакча Сарай авыл клубы мөдире Асия Фәйзулова балалар белән "Үз хокукларыңны бел, бурычларыңны да онытма" дигән әңгәмә үткәрде.

Әңгәмәдән балалар кеше хокукларының гомуми декларациясе турында һәм бала хокуклары декларациясендә нинди хокуклар язылганын белделәр. Барлык катнашучылар "Без барыбыз да хокук турында белергә хокуклы" буклетларын алдылар. Анда бала хокуклары һәм бурычлары турында туганнан алып 18 яшькә кадәр кирәкле булган күп файдалы мәгълүмат бар.

Балаларның хокуклары турында күбрәк белергә һәм алган белемнәрен ныгытырга "Балаларның да хокуклары бар" дигән уен да ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев