Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Авыл хуҗалыгы яңалыклары

Көз авыл хезмәтчәннәренең эш көннәре исәбен алып бара.

Авыл хуҗалыгы оешмалары 996 га мәйданда силос өчен кукуруз җыюны төгәлләделәр. Барлыгы силос чокырларына 31559 тонна силос салынды. Бүгенге көнгә терлекләрне кышлату өчен 9047 тонна печән, 13401 тонна сенаж һәм 2928 тонна салам әзерләнгән, бу бер башка 23,9 цн тәшкил итә. Күргәнебезчә, һава торышының кыенлыкларына да карамастан, районыбызның азык әзерләүчеләре үз бурычларын үтәделәр. 

Силос - югары сыйфатлы туклыклы матдәләр чыганагы. Ул кыш айлары өчен терлекләргә бик кирәкле, туклыклы азык. Кышкы рационның яртысы диярлеге яшел азык белән тәэмин ителергә тиеш. Силосны вакытында салу фермер эшенең аерылгысыз өлеше булып тора. Районның авыл хуҗалыгы оешмаларына тагын 1209 гектарда орлыкка кукуруз җыярга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев