Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Авыл хуҗалыгы яңалыклары

Югары Ослан муниципаль районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Яшин Дмитрий Александрович һәм министрлыкның белгечләре җитәкчелегендә 2023 елга йомгак ясадылар һәм язгы кыр эшләрен уздыруның эш планнарын кабул иттеләр.

Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен тыңладылар: ҖЧҖ “Заря”, ҖЧҖ «Коргуза», АҖ «Восток Зернопродукт», ҖЧҖ«Август - Кама Тамагы» һәм ФХ Прокопьев А.И.  Җитәкчеләр 2023 елда эш йомгаклары турында хисап тотты һәм 2024 елга кыр эшләре буенча эш планнарын әйтте. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен бүгенге көнгә төп бурыч - авыл хуҗалыгы техникасын язгы эшләргә үз вакытында әзерләү, яңа тракторлар һәм машиналар сатып алу, механизаторлар, эшче көчләр белән комплектлау.  

Моннан тыш, минераль ашламалар сатып алу һәм аларны кертү мөһимлегенә аерым тукталдылар, шулай ук техник культураларның орлыклары белән запас частьләр белән тәэмин итүчеләр белән оператив эшләргә тәкъдим ителде.

Шулай ук әче туфракны известьлау да мөһим. 2023 елда районда 458 га җир эшкәртелгән. Быел 1124 га ачы туфрак известҗлау планлаштырыла. Агымдагы елда чәчү мәйданы 35168,2 гектар тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев