Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Авыл почтальоны - хөрмәткә лаек хезмәт

Көчле рухлы, чиста куллы, сабыр холыклы Фәридә Фәрит кызы Әхмәдиева

Бик дәрәҗәле дә булмаган, хезмәтләре тиешенчә түләнмәгән, югарыда утыручы “агай-абзыйлар” тарафыннан кирәкле ихтибар бирелмәгән, әмма дә гади халык көтеп алучы, аларның мәнфәгатьләрен үтәүче, кирәк вакытта эч-серләрен тыңлаучы, булышучы хезмәт ияләре бар – алар почта хезмәткәрләре. Әлеге өлкәдә 15 ел эшләү тәҗрибәсе буларак, бу эшне төптән беләм дип әйтергә хокукым бар. Башка эш булмаганга түгел, теләгән кеше хәзерге заманда эш таба ала, почта хезмәте үзенә тартып тора ул, анда кешеләрне яраткан, авырлыклардан курыкмаган, көчле рухлы, чиста куллы, сабыр холыклы кешеләр генә эшли ала.

Шундый сыйфатларга ия ханымнарның берсе Әхмәдиева Фәридә Фәрит кызы. Ул Мәмәтхуҗа элемтә бүлегендә 10 елдан артык хат ташучы-почтальон булып эшли. Мәмәтхуҗада гади колхозчы гаиләсендә туган, әнисе сыер савучы, әтисе тракторист. Ике бала үскәннәр, энесенә апа булган Фәридә. Сигезенче класстан соң ул укыткан мәктәбендә бер ел эшләп ала да, Ключищеда урнашкан училищеда бухгалтер һөнәренә укый. Алган белеме буенча “Красный Дол” совхозында бухгалтер, экономист булып хезмәт куя. Кирәк булгач китапханәче һөнәрен дә үзләштерә Фәридә. Ә 2014 елда аны юллар почта бүлекчәсенә алып килә. Ул вакытта почта бүлекчәсенең җитәкчесе Светлана Вагина белән әлеге хезмәтнең асылына төшенә, өйрәнә. Күп еллар Елена Маннапова белән дә бердәм булып, бер-берсен аңлап эшлиләр. Ә хәзерге көндә Фәридә Фәрит кызы почта бүлегендә бер үзе халыкка хезмәт күрсәтә.

Почтальон эше – авыл кешесе өчен кирәкле, мөһим хезмәтләрнең берсе. Тавык та чүпләп бетерә алмаган эшләрне сыкранмыйча, авырсынмыйча башкара Фәридә Фәрит кызы. Хәзерге интернет заманында яңалыклар төрле сайтларда укылса да, төрле түләүләр онлайн башкарылса да, пенсия, субсидияләр картага килеп торса да, почтальоннарның эше җитәрлек. Авыл җирендә газеталар алучылар байтак, шул ук газета-журналларга язылучылар, коммуналь хезмәтләрне элеккечә түләүчеләр, пенсия, субсидияләрне өйгә китерүне көтеп  торучылар  бетми һәм булачак, һәр йортта хат ташучыларны көтеп алалар. Шуның өстенә әле товар сату, план тутыру дигән өстәмә вазыйфа йөкләнә аларга. Почтага эшкә килгән кеше аннан тиз генә китә алмый, берегә, бирелә шул хезмәткә.

Ире Рәис белән 1992 елда гаилә корып, кызлары Гөлнарага тормыш бүләк итәләр алар. Кызларын үстереп, матур гына яшәп ятканда гаилә капкасын кайгы җиле шакый, җиде ай элек ире Рәис авырудан соң вафат була. Нык ихтыярлы, тырыш, яшәү ямен хезмәттә тапкан Фәридә ханым әлеге авырлыкны җиңәргә үзендә көч таба.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән әйтем бар татар халкында, хәзерге вакытта хатын-кызга да туры килә, нәкъ Фәридә кебекләр турында әйтелгән кебек ул. Аның да бүгенге көндә бик күп һөнәрләре бар, ҖЧҖ Сибгатовларның, авыл җирлегенең дә уң кулы, төп ярдәмчесе, вакытын, көчен кызганмыйча, булсын дип, эшләгән көне. 

Әлеге авыл җирлегенең башкалардан аермалы буларак, сокланырлык сыйфатлары бар, үзләренең халкы өчен мәдәният, авыл җирлеге, почта хезмәткәрләре бердәм булып, бер команда булып, ярдәмләшеп эшлиләр. Районның башка авыл җирлекләренә дә алардан үрнәк алырга була.

“Халык  белән аңлашып эшли безнең Фәридә, вакытында газеталарны, коммуналь түләү кәгазьләрен, пенсия, субсидияләрне тарата. Түләүләрне дә авыл халкы ышанып тапшыра. Аңа хөрмәттән, рәхмәттән башка сүзебез юк, эшләсен генә, авырмасын, алдагы көннәрдә дә уңышлар телибез”, - дип теләкләрен җиткерә авыл халкы исеменнән Мәмәтхуҗа авыл җирлеге сәркатибе Венера ханым Камалетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев