Әниләргә чәчәкләр
Әниләр көне якынлаша. Аны ел саен ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәләр.
Бу көнне барыбыз да яраткан әниләребезне котлыйбыз. Вахит авылы мәдәният йортында "Күңелле пумалалар" түгәрәгендә бәйрәмгә чәчәкләр һәм открыткалар ясау буенча мастер - класс узды.
Әниләргә үзеңнең кулың белән бүләк ясау һәрвакыт рәхәтлек китерә. Балалар дусларча һәм күңелле шартларда төсле кәгазь, кләй һәм кайчы белән коралланып, фантазия һәм иҗади сәләтләрен күрсәтеп, төрле бүләкләр ясадылар. Балалар төрле формалар һәм материаллар кисеп, ябыштырып кына калмадылар, ә иң кадерле булган туганнары һәм яраткан әниләре турында сөйләштеләр.
Дөньядагы иң яраткан кешеләр өчен бүләк ясау аларга бик күп рәхәтлек һәм шатлык хисләре китерде. Мастер-класс барышында балалар матур эшләнмәләр ясарга, үзләренең фантазияләрен күрсәтергә, хисләрен белдерергә һәм хезмәт нәтиҗәләренә шатланырга өйрәнделәр. Үз кулың белән ясалган бүләктән дә кыйммәтрәк нәрсә юк. Димәк, әниләр бәйрәм көнендә бүләкләрне шатланып кабул итәрләр, ә балалар әниләренә шатлык, елмаю бүләк итүләреннән үзләре дә әниләре белән бергә шатланырлар .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев