Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Алтын көзгә экскурсия

Менә яңадан елның иң матур чоры – алтын көз җитте. Аның килүе белән барысы да үзгәрә, әйтерсең рәссам табигатьне җиһанда булган барлык төс буяулар белән бизи.

Көзге җылы, кояшлы көндә Вахит авылы мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова балалар белән көзге урманга экскурсиягә юнәлделәр.

Көзге урман буйлап сәяхәт иткәндә балалар бик күп мавыктыргыч, файдалы, кызыклы мәгълүмат белделәр, әйләнә-тирә турында белемнәрен арттырдылар. Көзге матурлык балаларда соклану, гаҗәпләнү уятты. Балалар табигатьтәге көзге үзгәрешләрне, мәсәлән, сары төскә кергән яфракларның коелуын күзәттеләр. Яфракларның кайсы агачлардан алданрак коелуын, кайсыларында озаграк торуына игътибар иттеләр. Көзнең ни өчен «алтын» дип аталуын белделәр һәм табигатьтә үз-үзеңне тотуның куркынычсызлык кагыйдәләрен беркеттеләр. Балалар табигатьтәге көзге үзгәрешләрне күзәтеп һәм аның матурлыгына сокланып кынә калмадылар, иҗади эшләр өчен табигый материал да җыйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев