Алдагы өч көнлек ялларда Югары Ослан районында нинди чаралар узачак
Район халкын һәм кунакларны Иннополис туган көне, Сабантуй, авыл Сабантуе һәм башка күңел ачу чаралары көтә.
12 июнь көнне ,ул дүшәмбе көненә туры килүгә карамастан, ял көне булачак. Өч көнлек ялларда районда төрле чаралар үтәчәк.
Бәйрәмнәрне Россиянең иң яшь шәһәре Иннополисның туган көне ачып җибәрәчәк. Кунакларны бүген университет мәйданында 16.00 дә көтеп калалар.
Иртәгә Югары Ослан мәдәният һәм ял паркында Сабантуй үтәчәк.Иртәнге сәгать 9.00 дә төрле мәйданчыклар эшли башлаячак: мастер-класслар, кул осталары шәһәрчеге һ.б.Бәйрәмне тантаналы ачу сәгать 10.00 дә. Сабантуй программасында төрле спорт уеннары, җирле үзешчән башкаручылар чыгышы каралган. Бәйрәм 13.00 дә тәмамланыр дип көтелә. Кичке чаралар каралмаган.
Якшәмбе көнне районда ике зур чара узачак. Беренчесе- Вахит авылында авыл Сабантуе. Кунакларны сәгать 10.00 гә көтеп калалар. Килүчеләрне традицион уеннар, күңел ачу чаралары, район коллективлары чыгышы, татар халык ашлары белән сыйлану көтә.
Ә сәгать 11.00 дә Тихий Плеста уникаль программа . Биредә “Ренесанс” камера оркестры рус классикларының их яхшы әсәрләрен башкарачак. Моннан тыш, кунаклар өчен Артур Туманов авыл буенча мавыктыргыч экскурсия уздырачак, ә Александр Кутрунов “Каков поп, таков и приход” исемле лекция укыячак. Дин әһелләренең тарихы һәм уникаль фактлары белән күргәзмәдә танышып булачак. Чара 15.00 гә хәтле барачак.
Россия көнендә авыл җирлекләрендә патриотик сәгатьләр, балалар, яшьләр белән очрашулар һәм төрле күңел ачу чаралары каралган. Мәсәлән, Яр Буе Морквашында мәдәният хезмәткәрләре “Яшә Россия” дип аталган чара, ә Шелангада яшүсмерләр өчен патриотик җырлар кичәсе оештырылачак.
Югары Ослан мәктәп яны лагерында 13 нче июньдә мәдәният хезмәткәрләре “Минем адрес-Россия” дип аталган күргәзмә, тематик дәрес, мастер класс һәм флешмоб үткәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев