Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Айсылу - районыбызның якты йолдызчыгы

Әле күптән түгел генә Алушта шәһәрендә урнашкан «Сатэр» лагереннан Айсылу Хәйруллова (остазы Галявиева Д.Т.) кайтты.

Ә аны «Созвездие-Йолдызлык» республика конкурсын оештыручылар иҗади сменага чакырдылар! Айсылу  районда конкурста катнашучылар арасыннан беренче тапкыр  шундый  мөмкинлеккә лаек булды.  

Яшь сәяхәтченең җәйге ял, Севастополь шәһәрендә Кара диңгез флотының чын диңгезчеләре алдында чыгышлары турында сөйләве бик дулкындыргыч,  экскурсияләр, планеркалар, көндәлек чыгышлар, тренинглар һәм мастер-класслар, уеннар, Кырымның иң яхшы рестораннарында төшке ашлар һәм, әлбәттә, диңгез күрү онытылмаслык хис-кичерешләр.  

Балаларга  лагерьга ТР яшьләр министры Ринат Садыйков килде, аларның ял көннәре ничек узуын белде һәм өйгә тулы көч һәм энергия белән кайтуларын  теләде.

Өйгә кайткач, Айсылу үзенең укытучысына   алган белем багажы белән уртаклашырга әзер булуын әйтте. Бу бәһасез тәҗрибә Айсылуның иҗади карьерасын алга таба да үстерү өчен менә дигән база булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев