Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Агымдагы елда үзара салым программасы ничек гамәлгә ашырыла?

Районда агымдагы елда 17 авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара салым программасын гамәлгә ашыра.

Гамәлдәге кануннар нигезендә түләүне 1 апрельгә кадәр башкарырга кирәк.

Агымдагы елның 14 февраленә үзара салым акчаларын Соболевское авыл җирлеге,

Түбән Ослан җирлегенең Беренче Май урамы халкы һәм Ямбулат авыл җирлегенең Кызыл Яр авылы тулысынча җыйдылар.

Акча җыюны төгәллиләр Түбән Ослан җирлегенең Дзержинский исемендәге һәм Кызыл Армия урамнары халкы, Мәмәтхуҗа, Шеланга авыл җирлекләре һәм Карахуҗа авыл җирлегенең Егидерево авылы.

Артта калучылар арасында Куралово авыл җирлеге (9%), Печищи авыл җирлеге (12%), Вахитов авыл җирлеге (25%), Югары Ослан авыл җирлеге (15%).

1 апрельгә җирлек счетына кергән үзара салым акчалары республика бюджетыннан 1 июньгә кадәр дүрт мәртәбә финансланачак.

Кызганычка каршы, үзара салым программасының мөһимлеген һәм әһәмиятен бөтен кеше дә аңламый, ә бит бу программа кысаларында күпме яхшы эшләр эшләп була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: самообложение Самообложение населения