Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

85 яшь – кадерләү, олылау һәм горурлык яше

Яңа Юл авылының хөрмәтле кешесе Наилә Шәймордан кызы үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Авыр сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда мәктәптә укыган, колхозларда эшләгән, заводларда тәүлегенә 18 сәгать эшләгән кешеләр алар. Алар - 1941 елда балачагын югалткан кызлар һәм малайлар, үз Ватанын саклап, фашистлар белән көрәшкән кешеләргә тылда авыр хезмәт белән ярдәм итәргә тырышканнар.

 13 майда сугыш чоры баласы -  Яңа Юл авылының хөрмәтле кешесе Наилә Шәймордан кызы үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  

Яңа Юл авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова һәм ФАП мөдире Инесса Амутбаева Наилә апаның өендә булып, олы юбилее белән котладылар. Наилә Шәймордан кызы - игелекле, якты, эчкерсез, һәрвакыт көч һәм энергия белән тулы ханым. Гомер буена ул нинди эшкә тотынса да, һәрвакыт намуслы һәм зур җаваплылык белән хезмәт иткән.  

Өлкән яшенә карамастан, ул һәрвакыт хәрәкәттә, үз бакчасын карый, анда яшелчә, җиләк-җимешләр үстерә.

Кунаклар юбилярга истәлек бүләге тапшырдылар, озын гомер, күңел күтәренкелеге, бәхет, шатлыклы мизгелләр, алдагы елларда да очрашулар язуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев