Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

2024 елда үз көченә керә торган беренче кануннар

1 гыйнвардан илдә берничә яңа социаль юнәлешле кануннар үз көченә керәчәк.

1 гыйнвардан Россиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 18,5%ка артачак. Үзгәрешләр 5 млн гражданның хезмәт хакы арту гына түгел, күп кенә пособиеләрнең күләме дә, шул исәптән вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу буенча түләүләргә дә кагылачак.

Эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 7,5%ка артачак.

Шулай ук бала ел ярым тулганнан соң эшкә чыккан ата-аналар өчен, аны карау буенча пособие түләүне саклап калаячаклар. Шул рәвешле, түләү мондый гаиләләр өчен өстәмә ярдәм булачак. 

Моннан тыш, кайбер башка законнар үз көченә керә:

  • яңа тормыш таләпләрен исәпкә алып дәүләт ярдәме чараларын системалаштыручы мәшгульлек турында;
  • ана капиталына кагылышлы кайбер үзгәрешләр: аны алучыларның исемлеген (ата-аналар Россия гражданлыгы белән, шулай ук яңа регионнарда яшәүчеләр) төгәлләштерү, аларга кулланырга мөмкин булган максатлар, шулай ук 1 февральдә булачак индексация;
  • кредит каникуллары алуны вакытка карамаган хокук турында;
  • НДФЛдан түләүләрне азат итү турында;
  • балалар товарлары өчен ташламалы НДС ставкасы турында;
  • социаль һәм иминият пенсияләрен гаризасыз  бирү турында;
  • социаль һәм салым ташламаларын арттыру турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев