Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

1 октябрьдә Кызыл Байракта Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Яхшылык эшлә» акциясе узды

Авылның өлкән яшьтәге кешеләрен - совхоз ветераннарын өйләрендә тантаналы шигырьләре белән котлап, аларга «Август-АГРО»компаниясе биргән бүләкләр тапшырдылар.

Өлкәннәр көне -  якты бәйрәм, әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарга да кайгырту һәм игътибар таләп итүче кешеләрнең янәшәдә яшәвен искә төшерә. Халыкара Өлкәннәр көне рәсми бәйрәм генә түгел, ә тормышның үзенчәлекле мизгеле, анда ихтирам сүзләре һәм изге уйлар зур тормыш юлы үткән кешеләргә юнәлтелгән.

Бу көн барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре һәм зирәклекләре өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы сүзләр әйтү өчен искиткеч мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев