Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Районыбызның күренекле кешеләре.

Самигуллина Миләүшә Миңнулла кызын райондашларыбызның күбесе белә.

13 яшендә ул Нариман авылы фермасында сыер савучы булып әнисе  белән  бергә эшли башлый. Әнисе Мәрзия Бикмуллина да районның атаклы сыер савучысы була. Хезмәте өчен өч тапкыр Мәскәү шәһәрендә Бөтенсоюз күләмендә  уза торган  авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып, күргәзмәнең кече алтын медале белән бүләкләнә. Мәрзия Гарәфетдин кызы  үзенең фидкарь хезмәте өчен  күп төрле бүләкләр белән бүләкләнә. Аның өчен иң зур бүләк - үзе кебек эшчән кыз тәрбияләп үстерү булгандыр.  Мәрзиянең тормыш иптәше - Булат улы Миңнулла да фермада көтүче булып эшли.  Миләүшә  тырыш хезмәте  өчен    16 яшендә Татарстанның иң яхшы сыер савучысы исемен ала.  Миләүшә Миңнулла кызы  1970 елда “ В ознаменования 100-летия со дня рождения В.И. Ленина”, 1975 елда “ За доблестный труд” медалләре белән бүләкләнә . Хезмәт уңышлары өчен аны хөкүмәтебез  1981 елда “Дружба народов” ордены , ә 1985 елда  “Трудового Красного знамени” ордены белән бүләкли. Миләүшә Миңнулла кызы “ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә дә лаек була. Авыл хуҗалыгында 46 ел буе эшләп, лаеклы ялга чыга. Ул еллардагы фермада эшләүнең нинди авыр булганын үзләре эшләгәннәр яхшы аңлый, 40 литрлы су бидоннарын, авыр силосларны кул көче белән ташыйлар. 
    Миләүшә апаның тормыш юлы  төрле вакыйгаларга бай. Күңеле һәм рухы бай кешенең генә киләчәге якты була. Районыбызның җиңү паркында орден медалләр белән бүләкләнүчеләр арасында аның исеме дә язылган. Бәхетле ана, бәхетле әби бүген үзенең балаларының, оныкларының тормышына сөенеп яши. Ходай кушып, 2018 елда  Миләүшә апаның да,  район газетасының да олуг юбилее була. Миләүшә апаның  данлыклы тормыш юлында газетаның да өлеше бар дип уйлыйм.  Беренче тапкыр аның  турындагы мәкалә  1959 елның 26 июнендә“Приволжский колхозник”газетасында басылып чыга. Бу туган көнгә зур бүләк, чөнки 27 июндә Миләүшәгә 16 яшь тула.  Газетта Миләүшәнең Һәм әтисенең фотосы куелган.

Районыбыз битләрендә чыккан  күп төрле мәкаләләр Миләүшә Самигуллинаның уңышлары белән райондашларыбызны  таныштырып килде.  Ике олуг юбилей истәлекле вакыйгаларга бай. Авылдашларыбызның, райондашларыбызның тормыш юлын  күркәм итеп укучыларга җиткерүче “Волжская новь “ газетасына  иҗади уңышлар телим. Районыбыз газетасы басылып, райондашларыбыз даими яздырып укысалар, районыбызның һәм күренекле якташларыбызның тарихы сакланыр.
Ләйлә Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    очень хорошо знаю эту прекрасную труженицу. Желаю ей крепкого здорвья и долгих счастливых лет.

    Теги: Верхний Услон Волжская новь Люди села