Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Минем авылдашларым чик сагында.

Элек-электән армиядә хезмәт иткән кешегә сокланып, горурланып карау гадәте бар иде, аларның төз адымнары, пөхтә киемнәре, акыллы карашлары хөрмәт уята, үзенә гашыйк итә.

28 май көнне илебезнең һәр почмагында чик сакчылары гаскәрендә хезмәт итүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәренең 100 еллыгын билгеләп үттеләр. Элек-электән армиядә хезмәт иткән кешегә сокланып, горурланып карау гадәте бар иде, аларның төз адымнары, пөхтә киемнәре, акыллы карашлары хөрмәт уята, үзенә гашыйк итә. Чик сакчылары киемнәре белән аерылып торалар. Шуның өстенә, алар чит ил чигендә хезмәт итеп, беренчеләрдән булып чит ил кешесен күрәләр.  Кемдер  фин чигендә, кемдер кытай, япон, монгол чигендә хезмәт иткән. Алар чит ил кешеләре, аларның тормышлары турында сөйләгәндә  үз фикерләрен әйтә алалар. Элек бит, чит илләргә бару бик сирәк кешегә генә насыйб була иде. Ә  солдат хезмәте, илгә хезмәт итү, һәр егетнең тиешле вазифасы. Партия  кая җибәрә, ир-егет карышусыз  шунда хезмәт итәргә тиеш. 
   Безнең Татар Макылында солдат хезмәтен чик буенда узучылардан аталы –уллы Сәләховлар,  Ирек Кәбир улы белән Рифат  Ирек улы - икесе дә Ерак көнчыгышта хезмәт иттеләр. Ирек Хабаровск өлкәсендә чик буен машина белән иңләде, дөнья күрде, ныгыды, тормыш тәҗрибәсе туплады.  Ул бүген  безнең арабызда юк инде, әмма заманасында безнең тыныч йокыбызны саклауда  аның өлеше  булды. Улы Рифат әтисе хезмәт иткән җирдән ерак түгел, Амур өлкәсе  Ханка чик саклау отрядында хезмәт итә. 
Шул ук якта, Хабаровск өлкәсендә Айрат Насыйбуллин, Альберт Варакин, Амур өлкәсендә Алексей Тихонов, Хафиз Гафуров  армия хезмәтен үтәләр. Алар һәркайсы илебез тынычлыгы, аның берлеге өчен көчләрен кызганмыйлар.
Сәләхов Альберт Борганович та Кытай чигендә Киргизиянең Прежевальский шәһәрендә  хезмәт итте. 1969 нчы елгы  кытайларның Ерак Көнчыгыштагы һөҗүменнән соң, 1973-1975 нче еллар инде кытай чигенең күпкә тыныч чоры. Әмма илебезнең иксез- чиксез чиген саклау мактаулы, шул ук вакытта куркыныч та гамәл. Альбертны ил чигенең таулы җирендә хезмәт итүе күп нәрсәгә өйрәтә. Ул, тәҗрибәле чик сакчысы, аннан соң да үзенең гомерен хәрби хезмәткә багышлый. 26  ел илебезнең төрле хәрби шәһәрчекләрендә эшли. Ул Төрекмән җирендә танк ротасының старшинасы вазифаларын үти. Германиядә укчылар ротасында старшина, ә Удмурт җирендә хәрби коралларны саклау бүлеге ярдәмчесе ролен башкара. Хәрби хезмәт бик авыр һәм ул көчле ихтиярлы, физик яктан чыныккан егетләргә генә насыйб була.
Сагдиев Динарис Галәүтдин улы үзенең солдат хезмәтен Финляндия чигендә Карелия республикасында  үтә. Бу  туган җиреңнән ерак таныш түгел гаҗәеп матур урын, ят кешеләр, яшүсмер егетне тиз арада олыгайтып җибәрә, аңа ил алдында зур җаваплылык өсти. Һәр солдат - иле, туганнары, дуслары алдында җаваплылык тоя, ә чик сакчысы һәр көн, һәр төн сакта, ул иң беренчеләрдән булып һөҗүм итүче, яки чик бозучы белән очраша. Бу аңардан көч, тапкырлык, хәрби осталык, батырлык кебек сыйфатлар таләп итә. Армия чорында яшь кешенең ихтияр көче ныгый, үзенең кылган гамәлләренә җаваплыгы арта, бу киләчәк тормыш өчен бик кирәкле сыйфатларның берсе. Алар үткән юлларын, солдат хезмәте таныштырган дусларын,  ул чорда туплаган тормыш тәҗрибәсен бүген дә онытмыйлар, һәр даим искә төшереп, сагыналар. 
Армия сафларында хезмәт иткән ирләр кыю, ярдәмчел, тәртипле кешеләр. Бүген илебез чик сакчылар гаскәренең 100-еллык юбилеен билгеләп үткән чорда, чик сакчысы булып хезмэт иткән ирләрне,  эле хәзер дә илебез чикләрен саклаучы һәр солдатны олы бәйрәм белән  ихлас күңелдән котлап , алар алдында баш иябез, саулык сәламәтлек телибез. Чөнки алар булганга илебез халкы тыныч яши.  Киләчәктә барыбызга да тыныч тормышта яшәргә язсын. Үсеп килүче яшь буынга, яшүсмер малайларга акыллы, кыю һәм батыр булып үсәргә, илебезнең тынычлыгын саклаучыларга алмаш булып үсәргә насыйб булсын. 
Мәдинә Хисамова, Макыл авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Верхний Услон Волжская новь люди района Пограничники