Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Илебез халкы тыныч яшәсен

Афганчыларның теләкләре бер: “ Илебез халкы тыныч яшәсен, сугыш газапларын күрергә язмасын,”- ди алар бер тавыштан.

Макыл авылы китапханәчеләре  “Еллар аша җан сыкрый,   искә төшсә, Әфган сугышы “ исеме астында  патриотик чара оештырдылар.

Бу көнне үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән авылдашларыбыз һәм якташларыбыз турында күп сүз алып барылды. Инде ничә ел Әфган сугышына катнашы булган якташлары турында мәгълүмат җыйдылар китапханәчеләр. Сугыш яралары эле төзәлмәгән, Әфганыстанда хезмәт иткән солдатларның берсе дә ул көннәрне кабат искә төшерергә теләми. Менә бүген һәр солдат турында әйтер сүзебез бар ди алар. Һәркемгә яхшы таныш Гужов Сергей Николаевич, Нефедов Федор Анатольевич, Пятинин Александр Викторович, Валиуллин Илдар Гусманович, Хабибуллин Абрар Абдуллаевич, Мухутдинов Азат Касымович, Антонов Вячеслав Николаевичлар  турында  горурланып сөйләделәр. Алар күрсәткән батырлыклар, шул батырлыкларны бәяләгән орден-медальләрне күрсәттеләр. Илгә тугры калып башларын салган якташларыбызны олы хөрмәт белән искә алдылар. 

Афганчыларның теләкләре  бер: “ Илебез халкы тыныч яшәсен, сугыш газапларын күрергә язмасын,”- ди алар бер тавыштан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Волжская новь память афганистан Верхний Услон Час мужества