Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Дәртләре ташып торсын!

Яшьләре олы булуга да карамастан, Фатыйх абый белән Рауза апа шундый матурлар, дәртләре ташып тора.

Исәнмесез, хөрмәтле Югары Ослан газетасы хезмәткәрләре!

Сезнең газета аша, Югары Осланда яшәүче сокландыргыч шәхесләр – Фатыйх ага һәм Рауза ханым Хикмәтуллиннар турындагы язмамны бастырып чугаруызызны үтенәм.

2015, 2018 елларда миңа “Газовик” (Пустые Моркваши) ял базасында алар белән ял итәргә туры килде.

Мин үзем дә, гомүмән безнең гаиләбез дә җырга-моңга гшыйк кешеләр. Алар белән ял иткән көннәр күңелемдә мәңге сакланыр. Без 14 көн буена аларга кушылып җырлап-биеп, аларның чыгышларын карап искиткеч матур ял иттек. Быел исә аларның репертуарлары яңа җырлар, яңа биюләр белән тулыланган иде. Сезнең районда эшләп килүче данлыклы “Иделкәй” ансамбле белән дә без аларның чыгышлары аша таныштык.

Яшьләре олы булуга да карамастан, алар шундый матурлар, дәртләре ташып тора. Татар халкыбызның элеккеге җырларын моңлы итеп, җиренә җиткереп башкарулары сокландыра. Алар чын ихлас күңелдән халкыбызның күңел җәүһәрләрен яшь буынга тапшыруда да зур пропаганда алып баралар.

Фатыйх ага бу ял базасы турында безгә матур экскурсияләр дә оештырды, һәр көн, җырлы-биюле кичәләрдән тыш, ял итүче халыкка бик матур концерт программасы да күрсәттеләр.

Фатыйх абый белән Рауза апага репертуарларын тагын яңа җырлар, биюләр белән тулыландырып, сау-сәламәт булып, алдагы елларда да Газовикта ял итүчеләргә матур, күңелле ял кичләре бүләк итүләрен телим.

 

Тирән ихтирам белән Кукмара, Балтач, Лаеш, Буа, Яр-Чаллы, Түбән Кама районнарыннан һәм Казан шәһәреннән ял итүчеләр исеменнән

Гөләндәм Хәмитова, Буа шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Волжская новь Таланты Люди села Верхний Услон

2
X