Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Без булдырабыз!

Татарстан Ресеспубликасы мәгариф һәм фән министрлыгы 17нче апрель көнне “Бердәм республика имтиханы тапшыру көне” акциясен оештырды.

Бу чара ата-аналарны татар теленнән бердәм республика тестированиясен һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру тәртибе белән таныштыру максатыннан оештырылды.
Югары Ослан гимназиясендә дә бу көнне ата-аналар бердәм дәүләт тестированиясе тапшырдылар. Минем үземә дә шунда катнашырга туры килде. Имтиханга кергәндә бераз каушап калсак та,, кереп утыргач тынычландык. Бер сәгать вакыт эчендә 39 сорауга җавап бирергә кирәк иде.
Юкка гына борчылганбыз икән, барыбыз да вакытында эшләребезне тапшырдык. Мәктәпне күп еллар элек бетергән булсак та, анда алган белемнәребез онытылмаган. Мин шундый нәтиҗәгә килдем:
-    Әгәр баланың төпле белеме булса, мондый имтиханнардан бер дә куркырга кирәкми.
Биремнәребезне тапшыргач, бер төркем укучылар кереп, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр: “Тагын бирер идегезме шундый имтиханнар?”, “Курыкмадыгызмы?”, “Бик авыр булмадымы?”, - дип.
Без барыбыз да уңай гына җаваплар бирдек. Алдагы елларда башка фәннәрдән дә шундый имтиханнарда катнашырга насыйп булсын.
Илсөяр Мөхетдинова, Югары Ослан авылы 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Верхний Услон ЕГЭ Верхний Услон Пробуем, вникаем