Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Туган җирем – газиз төбәгем

2019-2021 еллар тарихи вакыйгаларга бай: 2019елда Югары Ослан авылы барлыкка килүгә 425 еллык юбилей; 2020 елда Бөек җиңү көненә -75 еллык юбилей; Татарстан Республикасы (ТАССР) оештырылу көненә -100 еллык юбилей; 2021 елда Югары Ослан районы оештырылуга - 90 еллык юбилей.

Туган якны өйрәнү – район китапханәчеләренең бер юнәлеше. 25 нче мартта үзәк китапханәдә булып узган  семинар-дәрес  хезмәттәшләребезне туган якны өйрәнү эшчәнлегендәге яңа ысуллар, эш планнары  белән таныштыруга багышланган иде. 2019-2021 еллар тарихи вакыйгаларга бай: 2019елда Югары Ослан авылы барлыкка килүгә 425 еллык юбилей; 2020 елда Бөек җиңү көненә -75 еллык юбилей; Татарстан Республикасы (ТАССР) оештырылу көненә -100 еллык юбилей; 2021 елда Югары Ослан районы оештырылуга - 90 еллык юбилей.  Шушы  тарихи  даталардан чыгып төзелгән эш планнында туган якны өйрәнүдә китапханә эшчәнлегенең  максатлары, төп юнәлешләре, эш төрләре яктыртылды.

Семинар - укуда  Үзәк китапханәдә эшләүче  Любовь Тазиева хезмәттәшләрен   Югары Осланның 425 еллыгына багышланган “«Мәңге яшә, туган авылым!”» дип аталган  китап күргәзмәсе  әзерләде   һәм күргәзмәдәге тарихи бай эчтәлекле китаплар белән таныштырды.

Авыл китапханәләренең һәрберсендә үз авылларының тарихына кагылышлы  материаллар тупланган. Үзләре уздырган һәрбер чарада җирле материаллар киң кулланыла. Олы Мәми авылы  китапханәчесе Галина Скарлухина тарихи экспонатлардан файдаланып экскурсияләр, слайдлар төзеп сәясәтләр ясый. Бу китапханәнең кечкенә музее турындагы мәгълүмәтләр  республикабыз  журналларында басылып  чыкты. Галина Яковлевна  төрле  кызыклы экскурсияләр уздыра, семинарда ул үзенең хезмәттәшләрен  эш алымнары белән

таныштырды.

Түбән – Ослан авылы китапханәчесе Нина Морозенкова күп еллардан бирле тикшерү-өзләнү эше алып бара. Семинарда Нина Викторовна якташларына  багышланган яңа мәгълүматлар белән слайд аша таныштырды.

Китапханәчеләребез торак – пункт ел язмалары булдыру өчен мәгълүматләр, фоторәсемнәр туплыйлар. Курал, Введенко бистэсе китапханәчеләре Любовь Дряхлова, Екатерина Суханова авыл ел язмалары  туплау турында  фикер алыштылар. Киров авылы китапханәчесе Ирина Веселова туган як тарихына багышланган фондны кулланып, республикабызның 100-еллыгына багышланган   китап күргәзмәләре, кичә-портретлар, тарихи кичәләр белән таныштырды.

Безнең хезмәттәшләр туган якны өйрәнүдәге эшчәнлекләре өчен, Россия күләмендә  китапханәчеләргә бирелә торган бүләкләргә лаек булдылар.

2018 елда районыбыз  тарихына, аның үсешенә зур өлеш керткән  кешеләр турында китапханәчеләр җыйган  мәгълүматлар, фотолар тупланган җыентык басылып чыкты, аңа    укучыларыбыздан  зур бәя бирелде. Нина Морозенкова дан казанган шәхесләр турында яңа  мәгълүматлар җыеп,  яңа җыентык  әзерләргә кирәк дигән фикерен уртаклашты.

Мәдәният көне бәйрәме белән котлап,  эштәге уңышларыбыз өчен мәдәният бүлеге җитәкчесе Марина Назарова   китапханә челтәренә  рәхмәт хаты тапшырды.

Ләйлә Сабирова, Югары Ослан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Верхний Услон Волжская новь краеведение Исторические даты