Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Нәүрүз – яз кызы

Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезшләшкән вакытын исәпләгәннәр.

Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны "Нәүрүз ае" дип йөрткәннәр. Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә.

Вахит авылы китапханәсе Вахит мәдәният йорты, Яңа Юл, Яңа-Болгар, Кызыл –Байрак авылларының клуб хезмәткәрләре белән берлектә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан " Нәүрүз бәйрәме " үткәрде.

 Авылыбызның китапханәчесе Сания Сәлимуллина Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгышын һәм аның мәгънәсен аңлатып китте, Нәүрүз турында шигырьләр укыды,  матур теләкләр әйтеп килгән кунакларны котлады. “Нәүрүз - яз кызы!"-дип аталган китап күргәзмәсеннән китап сөюче кунакларыбыз үзләренә кирәкле мәгълүматне алдылар. Бәйрәмдә мәдәният хезмәткәрләре халкыбызның борынгы җырлы-уеннарын оештырып кунаклар белән бергә уйнадылар. Ераклыкка йөгерү, "атка" кем күбрәк утыра эстафетасы күңелле итеп уйналды. Ял итүчеләрне өстәл янында кайнар чәй, тәмле коймак, учакта казанда пешкән пылау көтә иде.

Бәйрәм һәрберебезнең күңелендә сакланып калырлык булгандыр. Өлкән апаларыбыз яшьлекләренә кайткан кебек булса, балаларга яңалык - милли бәйрәмебез белән танышулар булды.

Сания Лотфуллина, Вахит авылы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев