Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Зилә Минһаҗева республиканың «Иң зыялы кызы» дип танылды

Татарстан башкаласында «Татар кызы - 2022» республика конкурсына йомгак ясалды.

Кичә, 11 декабрьдә, Казанда «Татар кызы - 2022» исеме өчен республика матурлык, талант һәм милли традицияләр бәйгесенең финалы булды. Исегезгә төшерәбез, май аенда Казанда ярымфиналда җиңү яулап, Зилә бәйгенең финалына чыкты. Конкурсны унбер ел үткәрү дәверендә безнең район конкурсантны беренче тапкыр тәкъдим итте.

Зилә Минһаҗева белән беррәттән финалда Балык Бистәсе, Мөслим, Актаныш, Яшел Үзән, Әтнә, Лаеш районнарыннан, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән унбер кыз катнашты.

Сәхнәгә менеп, тамашачыларга матур бәйрәм бүләк иткәнче, кызлар ике атналык әзерлек уздылар, аның кысаларында хореография, вокал, нәфис сүз, сәхнә осталыгы дәресләре алдылар, шулай ук кулинария һәм кул эшләре буенча мастер-классларда катнаштылар.

Финалга чыгучылар белән югары дәрәҗәдәге артистлар шөгыльләнде. Кызларны бию осталыгына «Казан» хореография ансамбле педагоглары өйрәтте, татар чигү остаханәсен Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Ләйсән Фәйзуллина уздырды.

Иртәдән кичкә кадәр кызлар төрле очрашуларда катнаштылар, лекцияләр тыңладылар, экскурсияләргә йөрделәр, аннары үзләренең тәэсирләрен конкурсны оештыручылар белән уртаклаштылар. Һәм менә «Пирамида» күңел ачу комплексы сәхнәсенә республикабызның төрле почмакларыннан килгән кызлар бер-бер артлы күтәрелә, алар үзләрендә наз, матурлык, җиңеллек туплаган һәм шул ук вакытта билгеле бер нәтиҗәләргә ирешкән һәм үз алдына билгеле максатлар куйган.

Зилә рус халкы өстенлек иткән районда туып үссә дә, әти-әнисе анарда чын татар кызының барлык сыйфатларын тәрбияләп үстерә алдылар. Аның талантлары, казанышлары, күңел байлыгы, матур итеп сөйләшүе һәм сәхнәдә үзен дөрес итеп тота белүе сокландырырлык. Матур биналар иҗат итү белән беррәттән, ул матур җырлый, йога белән шөгыльләнә, инглиз һәм төрек телләрен белә, китаплар укый, сәнгатьне ярата.

Конкурста катнашучылардан тыш, республика конкурсының финалын танылган артистларның чыгышлары да бизәде. Бәйгедә катнашучыларны һәм кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Аннары бүләкләү тантанасына керештеләр. "Иң зыялы кыз" номинациясендә җиңүче Дипломын Зилә Минһаҗевага Илсаф Абдуллин һәм "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова тапшырды. Бу кичне җиңүчебез адресына алкышлар, чәчәкләр, сокланулар һәм котлаулар күп булды. Тырышлыгы, түземлеге һәм җиңүгә ихтыяры өчен аңа һәм әти-әнисенә рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Победа в конкурсе республиканский конкурс татар кызы