Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан мәктәбендә җирле үзидарә көненә багышланган дәрес узды

Дәрестә Югары Ослан авыл җирлеге депутаты, ветераннар советы рәисе Римма Троицкая катнашты.

Дәреснең башында ук тарих укытучысы Светлана Хуртина, балаларга Җирле үзидарәнең нәрсә икәнен, аның функцияләре, вәкаләтләре һәм эше турында сөйләде. Балалар әлеге очрашуга әзерләнделәр һәм авыл кешеләренең, аерым алганда яшьләрнең уңайлы тормышы өчен авылдагы хәлне яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен яздылар. Алар Югары Ослан пляжын төзекләндерергә һәм әлеге базада бизнесны үстерергә тәкъдим иттеләр. Ә 11 нче сыйныф укучылары Югары Осланда җәйге лагерь эшен оештырырга тәкъдим иттеләр. Римма Сергеевна авыл җирлегенең депутатлар корпусы исеменнән район башлыгы, авыл җирлеге башлыгының эш нечкәлекләре, депутатлар корпусы һәм үзара салым процедурасы турында сөйләде.  Соңыннан Римма Сергеевна барлык идеяләрне һәм теләкләрне район башлыгына җиткерергә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день местного самоуправления Визит Депутата