Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яшелчәләрегез тизрәк пешсен өчен, файдалы киңәшләр

Быел августта көннәр җәйгечә эссе торса да, төннәр суына башлады. Моны җылы яратучы культуралар: помидор, борыч, баклажан яратмый.

Тырышып үстергән уңышны югалтмас өчен, аларны тизрәк өлгертергә кирәк.
√ үсемлекне "диетага утыртырга", тукландыру һәм су сибүне киметергә кирәк. Азрак тамырын боргаларга да мөмкин. Биеккә үсә торган помидорның очын һәм барлык чәчәкләрен өзегез. Бу аңа булган уңышын өлгертергә этәргеч бирә. Хәзер генә яралган помидор барыбер үсеп җитә алмый.

√ көзен сабакта яшел помидорлар күп калса, аны тамыры белән йолкып, тамырын өскә каратып коры урынга элеп куярга була.

√ фитофторадан борыч та курка, шуңа аларның да үсешен тизләтергә кирәк. Ян сабакчаларын өзәргә, һәр үсемлектә 2 дән артык чәчәк калдырмаска. Борычны саргая башлау белән җыярга мөмкин.

√ баклажан да салкын төннәрне яратмый. Сабагына аркылы шырпы кадап куеп, аны тизрәк өлгертергә була. Төнгә баклажанга полиэтилен пакет капларга мөмкин. Көндез, көн җылынгач, аны ачарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сад огород файдалы киңәшләр