Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Хәния Гарифулла кызы юбилеен билгеләп үтте

Районыбызның күркәм, мөхтәрәм ханымы, ак әбие, абыстае Хәния Гарифулла кызы Гафиятуллина шушы көннәрдә олы юбилеен билгеләп үтте.

Аны бәйрәме белән котларга балалары, оныклары, туганнары, җитәкчеләр, хезмәттәшләре һәм ул укыткан бик күп укучылары җыелган иде. Аны Югары Ослан мәчетендә котлау бик мәртәбәле чара булды.

Хәния ханымны курыкмыйча районыбызның асыл заты дияргә була. 75 ел элек ул Саба районы Олы Нырсы авылында дөньяга килә. Мәктәпне бетереп, ул заманнарда сирәк кеше генә булдырган, ике югары белем ала – зооинженер һәм бухгалтер-аудитор. Хезмәт юлын туган районында башлап җибәрә. Ире Рәхмәтулла белән гаилә корып, дәүләт аларны кая җибәрә, шунда эшлиләр. Яңа Чишмә, Питрәч районнарында үзләренең эзләрен калдыралар.

Ә 1976 елда тормыш юллары аларны Югары Ослан районына алып килә. Ире Рәхмәтулла “Новая жизнь” совхозына директор итеп билгеләнә, ә Хәния ханым авыл хуҗалыгы идарәсендә экономист булып урнаша. Кызлары Резидә, уллары Ринат туа. 1979 елда гаиләне кайгы җилләре шакый, ире Рәхмәтулла вафат була. Хәния Гарифулла кызы авырлыкларга бирешми, тормышын дәвам итә, балаларын үстерә.

Гомер буе ул эш белән, ә эш аның белән дус була. Райкомның авыл хуҗалыгы бүлегендә инспектор булып эшен дәвам итә, районыбызның авыл хуҗалыгы тармагына аның көче саллы гына кергән.

1990 елларда коммунистлар партиясе таралып, эшчәнлеген туктаткач, аны тагын җаваплы эшкә билгелиләр, яңа гына ачылган салым инспекциясенең җитәкчесе булып лаеклы ялга чыкканчы эшли.

1988 елда ул насыйп ярын Фрунзе Закирҗан улын очрата, уртак тормыш башлап җибәрәләр, бер-берсенә терәк булып, балаларны үстереп, олы тормыш юлына озаталар. Бүгенге көндә аларның тормышлары матур, түгәрәк. Кызы Резидә, улы Ринат гаиләләре белән Саба районында яшиләр, балалар үстерәләр, яшь буынны үстерүдә, укытуда зур көч куялар.

Лаеклы ялда да Хәния Гарифулла кызы җәмгыятькә файдалы булып калуын дәвам итә. Яңа ачылган мәчеттә дин сабаклары ала башлый. Күп тә үтми үзе остаз булып, уку-укыту эшенә керешә, бүген районыбызда аның укучылары бик күп, алар барсы да аның зирәклегенә, белемле, хикмәтле булуына рәхмәтле. Шул арада үзе дә Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлый. Күп еллар рәттән Гали хәзрәт, Гөлшат абыстай белән бергә җәйге каникулларда балаларга дин дәресләре бирәләр.

Хәния ханым районыбызда иҗтимагый эшләрендә дә бик теләп катнаша. Ул “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының, районның мөслимәләр берлегенең актив әгъзасы.

Юбилей чарасы ихлас теләкләргә, бүләкләргә, аның күп еллык хезмәтен бәяләүче Рәхмәт хатларына бай булды. Олы бәйрәме белән котлауны Гали хәзрәт Җиһаншин башлап җибәрде, үзенең чыгышында Хәния абыстайның мөхтәсибәткә керткән өлешен билгеләп Рәхмәт хаты тапшырды. Районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлшат абыстай үзенең котлауында аның көчле рухлы, нык, энергияле булуын билгеләп үтте.

Котлауларны дәвам итеп, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Гөбәйдуллин ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын һәм “Агросәнагать комплексының Почетлы ветераны” күкрәк билгесен тапшырды.

Шулай ук районыбыз җитәкчелегенең Рәхмәт хаты, “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисованың Рәхмәт хаты, Бөтендөнья татар конгрессының милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән котлаулар алу Хәния Гарифулла кызының дәрәҗәсен тагын да күтәрә торган билгеләр.

Юбилей кичәсендә тормыш иптәшенең, балаларының, туганнарының, хезмәттәшләренең, күп санлы укучыларының йөрәктән чыккан котлау сүзләре барлык кунакларның күзләренә яшьләр китерде, көлдерде дә, сөендерде дә.

Йомгаклап шуны әйтергә була, нинди генә эшләрдә эшләсә дә, тормыш юлында нинди генә каршылыклар очраса да, Хәния апабыз дөреслек белән яшәгән, үзенең дәрәҗәсен төшермәгән, тырышып хезмәт иткән, балалары, якыннары, район халкы алдында аның намусы чиста, йөзе пакъ булып калган.

Алдагы тормышында аңа озын гомер, сәламәтлек, бәрәкәтле тигез тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

14

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зохрэ ханым! Аллаhы Тэгалэнен рэхмэте булсын узегезгэ. Эшегездэ унышлар телэп ин изге телэклэремне юллыйм узегезгэ