Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Хакимият, коррупция, намус

7 декабрьдә Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Хакимият, коррупция, намус» дигән мәгълүмат сәгате узды.

Хәзерге вакытта коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә хакимиятнең үзәк һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан да зур игътибар бирелә. Коррупциягә каршы көрәшү бик катлаулы. Аңа күп санлы мәкаләләр һәм әйдәп баручы галимнәрнең, дәүләт һәм хөкүмәт җитәкчеләренең чыгышлары багышланган. Коррупция Россия Президенты тарафыннан милли иминлеккә куркыныч янаучы төп чыганакларның берсе дип аталган.

Бу илнең икътисадый һәм сәяси үсеше өчен иң җитди киртәләрнең берсе. Алефтина Саттарова чарада катнашучыларга коррупциянең нинди булуын, кайсы оешмаларда еш очравын сөйләде. Шулай ук балалар "ришвәт алу" һәм "ришвәт бирү" турында да белделәр. Очрашуда ул гамәлнең начар булуын, барлык мәсьәләләрне дә хәл иткәндә законны читләтеп үтмәскә һәм үз алдыңда һәм башка кешеләр алдында намуслы булырга кирәклегенә аеруча әһәмият бирелде.

Очрашу азагында барлык катнашучылар “Стоп коррупция” дигән белешмәлек алдылар.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев