Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә өчен каты җәзалар каралган

Штрафлар суммасы 200 000 сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Административ хокук бозулар турында РФ Кодексына,  230-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелде,- закон буенча хайваннарны тотуга карата гомуми таләпләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган.

 "Хайваннарны тоту таләпләрен үтәмәгән өчен гражданнарга кисәтү яки 1500-3000 сум штраф яный, - дип искәртә район прокуроры Василий Егоров. – Вазыйфаи затларны  5000-15000 сум штраф көтә, юридик оешмаларга - 15000-30000 сум. Сүз, шул исәптән, кешеләр йорт хайваннарын урамга ташлаган очраклар турында да бара".

Хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә кылган өчен гражданнарга 5000-15000 сум, вазыйфаи затларга - 15000-30000 сум, оешмаларга 50000-100 000 сум штраф салыначак. Әгәр хайваннар белән эш итү өлкәсендәге законнар таләпләрен бозу кешеләр яки башка хайваннар зыян күрүгә китерсә, мәсәлән, эт үтеп баручыны тешләсә, хуҗаны 10000-30000 сумга штрафка тартачаклар. Мондый хокук бозу өчен вазыйфаи затка 50 000-100 000 сум, юридик затка - 100 000-200 000 сум штраф салынырга мөмкин. Әгәр хокук бозу кемдер вакытлыча хайван артыннан карап торучы булганда булса, хуҗа кеше  җаваплылыкка тартылмый.

Цирклар, зоопарклар, дельфинарийлар һәм приют хуҗалары да хайваннарны тоту кагыйдәләрен бозса ,аларга да штраф салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев