Введенка Бистәсендә төрле телләрнең үзенчәлекләрен ачыкладылар
Югары Ослан. Татарча

Введенка Бистәсендә төрле телләрнең үзенчәлекләрен ачыкладылар

8 сентябрь - Россия Федерациясе халыклары телләре көне - ул илебезнең мәдәни һәм тел мирасы байлыгын ассызыклаучы бәйрәм.

Әлеге көн Россия халыклары телләрен саклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан гамәлгә куелган. Ул һәр телнең кыйммәтен һәм бу мирасны киләчәк буыннарга тапшыруның мөһимлеген искә төшерә. Россия Фәннәр Академиясенең тел белеме институты мәгълүматлары буенча, Россиядә 190 дан артык милләт вәкилләре яши, алар якынча 277 тел һәм диалекттан файдалана.

Россия бик күп халыкларны берләштерә, аларның һәрберсе үз тарихын, гореф-гадәтләрен, халык авыз иҗатын һәм туган теленең кабатланмас яңгырашын саклый. Тел аралашу чарасы гына түгел, буыннарның тере элемтәсе, халыкның хәтерен, мәдәниятен һәм рухи кыйммәтләрен саклаучы да булып тора. Бу көнне тел төрлелегенә ихтирамлы мөнәсәбәт, Россия халыклары мәдәнияте белән кызыксыну һәм киләчәк буыннар өчен туган сүзне саклау кирәклеген искә төшерү аеруча мөһим.

Россия халыклары телләре көне алдыннан Введенка Бистәсе авыл китапханәсендә «Туган тел, халыкның тере җаны» исемле танып-белү-күңел ачу чарасы үткәрелде. Китапханәче балаларны бәйрәм тарихы, Россия халыкларының телләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды, чөнки тел -ул безнең көндәлек тормышыбыз, көн күрешебез, тарихыбыз һәм мәдәниятебез. Балалар Россия Федерациясендә нинди халыклар яшәве, төрле телләрнең охшашлыгы һәм аермалыгы, рус теленә башка телләрдән нинди сүзләр килүе турында белделәр.

Балалар шулай ук тизәйткечләр һәм табышмаклар конкурсларында катнаштылар. Хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр турындагы шаян сорауларны чиштеләр, халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр, «Россия халыклары әкиятләре», «Россия халыкларының тел үзенчәлекләре» викториналары сорауларына җавап бирделәр.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев