Введенка Бистәсендә интернеттан куркынычсыз кулланырга өйрәнделәр
Интернет безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Ләкин глобаль челтәрне куркынычсыз куллану өлкәннәргә дә, балаларга да кагыла. Введенка Бистәсе авыл китапханәсендә «Имин интернет» мәгълүмати-танып белү сәгате узды.
Китапханәче балаларга интернет – ул даими рәвештә гаҗәеп тизлек белән тулылана торган мәгълүмат базасы, ул интернет булган дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан һәркем файдалана алуын сөйләде. Интернетта кызыклы һәм куркынычсыз булырга тиеш, анда күп төрле файдалы мәгълүмат табарга мөмкин. Ләкин моның өчен берничә төп кагыйдәне белергә кирәк. Китапханәче балаларга мошенниклар кулына ничек эләкмәскә, үзеңне вируслардан һәм үз мәгълүматларыңны ничек сакларга, социаль челтәрләрнең һәм гомумән интернетның файдасы һәм зыяны турында сөйләде.
Интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белешмәсе:
1. Интернет-танышлар белән туганнарың яки олы дусларың белән генә очраш! Әлбәттә, ата-анаңнан очрашуга рөхсәт сора!
2. Интернет челтәрендә әңгәмәдәшеңә үзең турында сөйләмә һәм фотоларыңны җибәрмә! Әңгәмәдәш интернетта күренми. Ул үзен теләсә кем, туганың яки танышың итеп күрсәтергә, шәхси мәгълүматларны: телефон, адрес, почта парольләрен яисә хәтта ата-анасының банк счеты номерын сорарга һәм бу мәгълүматтан зарар китерергә мөмкин.
3. Телефон номерыңны, адресыңны һәм башка мәгълүматларыңны кертмә! Интернетта мошенниклык, акча талап алу очраклары таралган. Интернет-кибетләрнең бер өлеше - ялган. Шуңа күрә аларда сатып алуларны олылар белән бергә генә башкарырга мөмкин. Музыка, фильмнар яки башка файлларны күчереп алырга тәкъдим иткән күп кенә сайтлар телефон номерын кертергә яки СМС җибәрергә сорый. Әти-әнисез моны эшләргә ярамый.
4. Йөкләп алына торган файлларны махсус программа – антивирус ярдәмендә тикшереп чык. Интернетта компьютерга вирус йоктырырга мөмкин. Бу хәл булмасын өчен, компьютерга бары тик лицензияле (урнаштырырга рөхсәт ителгән) мәгълүматны гына сакла. Ят кешеләр җибәргән файлларны йөкләмә һәм ачма. Бушлай әйберләр һәм хезмәтләр тәкъдим итүче рәсемнәргә ышанма. Алар ярдәмендә тәҗрибәсез кулланучыларны "кармакка тотарга" тырышалар. Мошенниклыкның бу төре «фишинг» дип атала (инглизчә «Балык тоту»).
5. Эзләү системасында «куркынычсыз режим» функциясен куй. Ул файдалы мәгълүмат эзләгәндә куркыныч сайтка тап булмаска ярдәм итә. Ләкин бернинди фильтр да идеаль түгел. Әгәр син очраклы рәвештә начар сайтка эләккәнсең икән, үзеңне гаепләмә. Бары тик аннан чыгып кит.
6. Интернетта язылганнарның барысы да дөрес түгел. Кирәкле белешмәләрне эзләгәндә өч чыганак кагыйдәсеннән файдалан: өч төрле сыйфатлы сайттан мәгълүмат тап һәм чагыштыр. Әгәр мәгълүматлар туры килә һәм мәгълүмат алу чыганагы күрсәтелгән икән, аны мөгаен кулланырга мөмкин. Мәктәпләр, институтлар, китапханәләр булдырган сайтлардагы мәгълүматка гадәттә ышанырга була. Әмма аны энциклопедияләрдә яңадан тикшерү яхшырак.
7. Интернетта беркемгә дә тупас сүз әйтмә һәм сиңа тупас сүз әйтә башласалар, аралашуны туктат. Күп кешеләр кимсетүле сүзләрне уку аларны ишетүгә караганда кимрәк булмавын оныталар һәм интернетка чыкканда әдәплелекләрен югалталар. Онытма, һәрвакыт әдәпле булырга кирәк, компьютер экраны артында да.
8. Куркыта торган хәбәрләргә ышанма.
9. Интернетта артык күп вакыт үткәрмә. Онытма, интернет - ул тормышта төп мавыгу түгел. Аннан башка синең яраткан китапларың, спорт белән шөгыльләнүең һәм дусларың белән саф һавада йөрүең булырга тиеш!
10. Үзеңнең шәхси мәгълүматларыңны хәбәр итмә. Куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тырышлыкларга карамастан, хәл ителмәгән проблемалар күп кала. Әгәр дә син проблема белән очрашсаң һәм аны ничек хәл итәргә икәнен белмәсәң яки аның өчен борчыласың икән, Мәскәү вакыты белән 9дан 18 сәгатькә кадәр 8-800-250-00-15 телефонына шалтырат (Россия буенча шалтырату бушлай) яки электрон адреска яз: : helpline@detionline.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев