Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Введенка Бистәсе китапханәсендә күргәзмә эшли

Җәй – каникуллар, кояшлы көннәр һәм сәяхәтләр, шатлык, күңел ачу чоры. Бу чорда китапханә китаплар яши торган йортка гына түгел, ә җәйге ял, авыл балалары өчен кызыклы очрашулар уздыру өчен популяр урыннарның берсенә әверелә. Нәкъ менә китапханә теләгән һәркемнең җәйге каникулларын мавыктыргыч сәяхәткә әйләндерә.

Введенка Бистәсе авыл китапханәсендә "Җәйге маҗаралар - яхшы кәеф өчен!" күргәзмәсе оештырылды. Ул балаларга җәйге каникулларын файдалы итеп, төрле тематикалы китаплар укып уздырырга ярдәм итәчәк. Әдәбият укучылар әсәр геройлары белән барган кызыклы вакыйгалар һәм маҗаралар дөньясына чумачаклар.
Бу китап күргәзмәсе балаларга каникулларның һәр көнен кабатланмас яхшы кәеф бәйрәменә әверелдерергә, буш вакытларын файдалы уздырырга, ниндидер яңа мәгълүматлар белергә, яраткан китапларын укырга ярдәм итәчәк.
Күргәзмә 24 июньнән 24 июльгә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев