2026 елның тугыз аенда Татарстанда 14 районда котыру авыруының 19 очрагы теркәлгән.
Котыру авыруы - кеше һәм хайваннар өчен уртак булган кискен вируслы йогышлы авыру. Ул һәрвакыт үлем белән тәмамлана. Котыру авыруы белән барлык имезүчеләр дә авырый. Йогышлану авыру хайваннарның тешләүе, тырнауы яки төкерекләре эләгүе аша була. Шулай ук инфекцияле төкерек белән пычранган предметлар белән контактта булганда килеп чыгу куркынычы бар.
«Хайваннар тешләвеннән зыян күрүчеләр котыру авыруын кузгатучы зарарның авыру хайванның төкерегендә авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәнче 10 көн алдан булырга мөмкинлеген белергә тиеш", - дип әйтеп үтте ветеринарлар.
Йорт хайваннарыннан кешеләрне йоктыру чыганагы булып еш кына этләр һәм мәчеләр тора. Кыргыйлардан - төлкеләр, бүреләр, янутсыман этләр һәм төрле кимерүчеләр. Күңелсезлекләрне булдырмас өчен, хуҗалар хайваннарны тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Терлекләр ветеринария хезмәтендә теркәлергә һәм ел саен котыру авыруына каршы прививка ясатырга тиеш. Хайванның теләсә нинди авыруы булганда һәм бигрәк тә котыру авыруы симптомнары барлыкка килгәндә, кичекмәстән якындагы ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Симптомнары - төкерекләр күп агып чыгу, йоту кыенлашу, көзән җыеру. Һич кенә дә үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез.
Әгәр эт, мәче яки башка хайван кешене тешләсә, бу хакта кичекмәстән дәүләт ветеринария оешмасына хәбәр итәргә кирәк. Ун көн дәвамында белгечләр күзәтүенә тешләгән хайванны да китерергә кирәк. Бу котыру чирен булдырмас өчен кирәк. Хайванның хуҗасы тоту кагыйдәләрен бозган өчен тулы административ җаваплылык тота. Ә авыр имгәнүләр һәм зыян күрүченең үлем очраклары булганда – җинаять эше кузгатыла. Котыру авыруын кисәтү кешеләрне һәм хайваннарны якларга ярдәм итә.
Нет комментариев