Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Вахитта хезмәт ветеранын котладылар

Яз килү белән тагын бер матур, якты һәм шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе - Яз һәм Хезмәт көне бәйрәм ителә.

Вахит авылы китапханәчесе Сания Сәлимуллина 1 май көнне хезмәт ветеранын бәйрәм белән котлады.

Акция кысаларында “Сугыш балалары” категориясенә караган хезмәт ветераны Миңнуллина Динә Минһаҗ кызы өендә котлаулар кабул итте.

Ул 1936 елда Югары Ослан районының М.Вахитов исемендәге авылында туган. Бала чакта авыр сугыш елларын кичерә. Мәктәпне тәмамлагач, «Идел» колхозында сыер савучы булып эшли. 1961 елда Динә җирле егет Миңнуллин Зөфәр белән гаилә коралар. Динә Минһаҗ кызы - күп балалы ана. Күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен төрле дәрәҗәдәге бүләкләр: дипломнар, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Аның гомуми хезмәт стажы 46 ел тәшкил итә. Кайда гына эшләмәсен, һәрвакыт алдынгылар рәтендә булган тырыш ханым ул. Хезмәт ветераны исемен алып, Динә Минһаҗ кызы лаеклы ялга китә.

Аның хөрмәтенә бик күп матур рәхмәт сүзләре яңгырады, чөнки өлкән кеше өчен иң яхшы бүләк – ул игътибар. Сания Сәлимуллина ветеранга озын гомер, шатлыклы көннәрнең күбрәк булуын, туганнары һәм якын кешеләре тарафыннан аңлау һәм хөрмәт теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев