Вахитта «Солдатка посылка җибәрү» акциясе уза
Вахит мәдәният йортында Украинада МХО катнашучылары өчен гуманитар ярдәм җыю -»Ярдэм» пункты эшли.
Вахит авыл җирлеге 15 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр «Солдатка посылка җибәрү» акциясен игълан итте. Әлеге акциядә Вахит авылы халкы бердәм булып катнашты. Җыелган акчага консервалар, конфетлар, ярмалар, җылы оекбашлар, перчаткалар, эчке киемнәр, сигаретлар, тиз пешерә торган ризыклар һәм башка кирәк-ярак предметлары сатып алынды.
Вахитлылар солдатларыбызга тизрәк өйгә кайтуын тели. Алар "Солдатка посылка җибәрү" акциясе алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк диләр. Һәрбер кеше акциядә катнашып, Җиңүгә өлеш кертү мөмкинлегенә ия.
- Махсус операциядә катнашучыларга безнең ярдәм кирәк, солдатлар алар артында Россия һәм аларның кече Ватаны булуын белергә тиеш дип белдерә Вахит авылы халкы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев