Вахитта Шәмсия Җиһангирова шигырьләрен укыдылар
Авыл китапханәсендә шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангировага 75 яшь тулу уңаеннан «Шигърият җанны җылыта» әдәби сәгате үткәрелде.
Чарада шагыйрәнең күпкырлы эшчәнлеген һәм биографиясен ачып бирә торган "Якты моңнар иясе" исемле китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәче чараны шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләүдән башлады. Шәмсия Җиһангирова - лирик күңелле һәм романтик рухлы шагыйрә. Ул үзенең шигъриятен әйләнә-тирә дөньяга хатын-кыз карашы дип атый. Аның китаплары укучылар тарафыннан җылы кабул ителә, композиторлар аның шигырьләренә матур җырлар язалар. Шагыйрәнең иҗаты күңел матурлыгы һәм җылылык белән сугарылган.

Чарада катнашучылар сәнгатьле итеп Ш. Җиһангированың шигырьләрен укыдылар, аеруча "Сиңа дәшәм, татар баласы!", "Әнием", "Татар дигән" шигырьләре күңелләргә үтеп керде. Аның шигырьләре өлкәннәр өчен дә, яшьләр өчен дә бертигез кызыклы. Чара барышында катнашучылар үзләренең дулкынландыргыч сорауларына җаваплар алдылар, укыган әсәрләреннән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев