Вахитта “Сәламәтлек - кыйммәтле бүләк” чарасы узды
Кичә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелде. Бу көн үзенең иминлеге, сәламәт тән һәм нык рух турында кайгыртучы, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм экологик хәлне яхшыртуга омтылучы, бу исә сәламәт милләт үсешенә турыдан-туры йогынты ясаучы һәркем тарафыннан билгеләп үтелә.
Бу көнгә Вахит авыл китапханәсендә җирле фельдшер Р.Бәйрәмова катнашында «Сәламәтлек - кыйммәтле бүләк» дигән танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче Сания Сәлимуллина сәламәтлек көне тарихын сөйләде, тыңлаучылар белән сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше аспектлары, алар арасында физик активлык, дөрес туклану, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, шәхси гигиена, режим үтәү турында сөйләште. Шулай ук йокының, чыныгу, уңай хис-кичерешләрнең сәламәтлеккә йогынтысын ассызыклап үтте. Аерым көндәлек адымнар нормасына, шикәрне уртача куллану, кулларны даими юу һәм башка гигиена таләпләренә тукталды.
Очрашуны фельдшер дәвам итеп, беренче ярдәм күрсәтү турында, имгәнгән очракта беренче чиратта нинди чаралар күрү, чыныгу һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару мисалларын китерде.
Атна дәвамында кулланучылар “Сәламәтлек сагына китаплар белән” дип аталган күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият белән таныша ала. Китаплар сәламәтлекләренә битараф булмаган һәркемгә файдалы булачак. Биредә һәркем күп санлы халык рецептларын – авыруларны профилактикалау һәм дәвалау өчен гасырлар буена бөртекләп җыелган халык зирәклеге коллекцияләрен, шулай ук үз тәнен карау буенча халык медицинасы рецептларын таба ала. Бу китапларның барысы да сәламәтлекне кадерләргә, сакларга һәм ныгытырга өйрәнергә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев