Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Вахитта партизаннар батырлыгы белән таныштылар

Ел саен 29 июньдә Россиядә истәлекле дата − партизаннар көне билгеләп үтелә.

Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Вахит авыл китапханәсендә «Безгә партизаннар батырлыгын онытырга ярамый» дигән патриотик сәгать үткәрелде.

Чарада катнашучылар партизан хәрәкәтенең ничек барлыкка килүе турындагы мәгълүматны тыңладылар. Китапханәче Сания Сәлимуллина күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларга күзәтү ясады, якташларыбыз, партизаннарыбызның батырлык һәм кыюлык үрнәкләре белән таныштырды. Китаплар һәм материаллар балаларга партизан хәрәкәтенең героик картинасын аңларга ярдәм итте. Балалар альбомнар, фотолар карадылар, өстәмә мәгълүмат белән таныштылар.

Чара азагында катнашучылар яшь партизаннар турында С. Алексеевның «Зоя», Ю. Корольковның «Партизан Леня Голиков», Н. Надеждинаның «Партизанка Лара» китапларыннан өзекләр укыдылар.

Патриотик сәгать 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган партизаннар истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев