Вахитта милли гореф-гадәтләрне искә төшерделәр
Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында Вахит авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә «Татар халык уеннары» фольклор сәгате үткәрде.
Югары Ослан районында төрле милләт кешеләре яши: руслар, татарлар, чуашлар, башкортлар, мордвалар, марилар, удмуртлар, үзбәкләр һәм башкалар. Китапханәче балаларга һәр халыкның үз милли гореф-гадәтләре, балаларның рухи тәрбиясенә, гомумкешелек кыйммәтләрен формалаштыруга йогынты ясый торган халык уеннары булуы турында сөйләде. Шул исәптән татарларда да бары тик аларга гына хас риваятьләр, хикәяләр, җырлар, биюләр, уеннар, тарихи яктан формалашкан мәкальләр һәм әйтемнәр бар. Һәр халык борын-борыннан ата-бабаларының гореф-гадәтләрен хөрмәт итә, белгән һәм хәтерләгән кыйммәтләрне киләчәк буынга тапшырырга тырыша.
Малайлар һәм кызлар борынгы көнкүрештә кулланыла торган әсбаплар турындагы табышмакларны бик теләп чиштеләр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Әмма балаларга иң ошаганы - «Без, без, без идек», «Түгәрәк уен», «Капкалы», «Яулык бирәм» һ. б. халык уеннары булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев