Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Вахитта Кадер кичен каршыларга әзерләнәләр

2026 елның 16 мартыннан 17 мартына бөтен дөньяда мөселманнар өчен иң әһәмиятле төн — куәт һәм язмыш төне Ләйләтуль-Кадр - Кадер киче җитәчәк.

Бу төндә гыйбадәт кылу мең айлык гыйбадәт кылудан яхшырак, ә кешеләрнең язмышлары бер ел алдан күкләрдә билгеләнә. Ел саен мөселманнар Ходай Тәгалә кешеләрнең язмышын бер елга алдан билгеләгән Кадер кичен (Ләйләтүль-Кадр төне) аеруча дулкынланып көтеп алалар.

"Сердәш" клубы әгъзалары өчен "Актив озын гомер" программасы кысаларында Вахит авыл китапханәсендә исламда Мөхәммәд Пәйгамбәргә Коръән иңдерү белән бәйле бу хөрмәтле төнгә багышланган "Ләйләтуль-Кадр төне сере" дини сәгате үткәрелде.

Китапханәче бу төн төгәл кайчан киләчәге, ни өчен ул шулай мөһим булуы һәм аны ничек файдалы итеп үткәрү турында сөйләде. Шулай ук бу төннең яхшы яклары, аның билгеләре, мөселманнар өчен үзенчәлекләре һәм әһәмияте, шулай ук язмыш төненең хәдисләре һәм чын күңелдән тәүбә итүнең мөһимлеген билгеләр үтте. Чарага китаплар күргәзмәсе оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев