Вахитта ифтар ашына җыелдылар
Рамазан ае – мөселманнар өчен изге ай. Рамазан аенда мөселманнар ураза тоталар. Ураза вакытында көн дәвамында эчү, ашау, тарту, төрле күңел ачуларга бирелү тыела.
Вахит авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә Рамазан аена багышланган "Иман нуры иңсен күңелләргә" дип аталган ифтар ашы үткәрелде. Бу авыз ачуга килгән кунакларны тирән ихтирам һәм хөрмәт белән, җылы, игътибар һәм кайгыртучанлык белән каршы алдылар. Ифтарга хөрмәтле кунаклар - махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре чакырылган иде. Китапханәче Сания Сәлимуллина кунакларга тирән рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул үз чыгышында каһарман улларны тәрбияләү — ата-аналарның иң зур батырлыгы, иң зур хөрмәткә лаек, дип ассызыклады, ата-аналарга чыдамлыклары һәм Ватаныбызны батырларча саклаучы чын патриотлар үстерүләре өчен рәхмәт белдерде.
Кичәнең рухи өлешендә авылның абыстае Сания Халикова, Рәйсә Закирова, Гөлназ Фәттахова мөселман гаиләсендә үзара аңлашып яшәүнең мөһимлеге, мөселманнарның Аллаһы каршындагы бурычлары турында сөйләделәр. Шулай ук әхлак, рухи чистарыну, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләренә дә кагылдылар, традицион кыйммәтләр турында әйтеп үттеләр, залда җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганына шөкер итеп, канәгать булып яшәргә өйрәнергә чакырдылар. Аннары алгы сызыктагы сугышчыларның сәламәтлеге һәм иминлеге өчен, шулай ук тыныч киләчәк хакына үз гомерләрен биргән каһарманнар истәлегенә догалар укылды. Мәҗлескә килгән кунаклар вәгазьләр, Коръән аятьләрен тыңладылар, аннан соң мул итеп әзерләнгән өстәлләр янында сыйландылар һәм аралаштылар.
Чарага "Дин язмышы - милләт язмышы" тематик китап күргәзмәсе әзерләнде. Кичә якты һәм күңелле шартларда узды. Һәр кунак күңел җылысын, эчкерсез кайгыртуны тоя алды. Мондый очрашулар чын-чынлап берләштерә, иманыбызны ныгыта һәм бер-беребезгә ярдәм итәргә көч бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев