Вахитта яшүсмерләр белән наркотикларсыз тормыш турында әңгәмә узды
Вахит мәдәният йортында мөдир Гөлназ Фәттахова яшүсмерләр белән «Сәламәтлеккә - әйе! Наркотикларга-юк!» дип аталган әңгәмә үткәрде. Ул наркоманияне профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.
Чараның максаты яшүсмерләрне наркотиклар кулланудан кисәтү, наркотиклар артык дозасыннан үлгән танылган җырчылар, музыкантлар, актерлар мисалында аларның кеше организмына йогынтысының зарарлы булуын күрсәтү иде.
Балалар шулай ук наркотикларга беренче тапкырдан ук барлыкка килә торган психик һәм физик бәйлелек турында; очраклы рәвештә наркотик тәэсире астында калмас өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында; наркотикларның законсыз әйләнеше һәм куллану өчен административ җаваплылык турында; наркотиклар кулланырга мәҗбүр ителгән очракта ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган бердәм бөтенроссия ышаныч телефоны турында белделәр.
Чара барышында наркотикларның файдасы турында мифлар фаш ителде: шул исәптән «башкаларда наркотикларга бәйлелек барлыкка киләчәк, ә мин сынап карыйм да, аннары баш тартам» дигән ялгыш фикер дә. Наркоманиядән иң яхшы яклау булып «бер тапкыр сынап карарга» дигән уйдан катгый рәвештә баш тарту тора.
Чара барышында Гөлназ Фәттахова катнашучыларга бу тематика буенча буклетлар өләште.
Әңгәмә ахырында бергәләп нәтиҗә ясадылар: сәламәтлек күп очракта кешенең үзенә, аның яшәү рәвешенә бәйле; һәркем үз гомеренең һәм үз сәламәтлегенең хуҗасы булып тора; һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: наркотиклар өметне, шатлыкны, ирекне, ә иң мөһиме - алар кешене үтерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев