Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахитта Гаилә елы кысаларда чара узды

Россия Федерациясендә 2024 елда игълан ителгән Гаилә елы һәм “Бөтен гаилә белән китапханәгә” акциясе кысаларында Вахит авыл китапханәсендә “Балалар, Яңа елны каршыларга вакыт” дигән әдәби чара үткәрелде.

Китапханәче Сания Сәлимуллина ата-аналарны һәм балаларны Яңа елның иң тылсымлы бәйрәм тарихы, Яңа ел традицияләренең күптөрлелеге белән таныштырды һәм  “Кыш турында әкиятләр” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды. 

Балалар китапханәче белән «Морозко», «Снегурочка», «Ёлка» әкиятләрен укыдылар. Шулай ук бергәләп “Кыш бабай, Кар кызы”, “Мин Яңа елны каршы алам”, “Ява карлар, яңа карлар...”, “Буран”, “Кыш» , “Буранда”, “Кар яуганда”, “Салкын, саф һава” һәм шагыйрьләребезнең башка шигырьләре укылды.

Балалар Яңа елны бәйрәм итү тарихы, яңа ел чыршысы барлыкка килү һәм, әлбәттә, Кыш Бабайның бүләкләре турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Балалар конкурсларда һәм хәрәкәтчән уеннарда бик теләп катнаштылар. Катнашучылар  яңа ел викторинасы сорауларына җавап таптылар, табышмакларга һәм ребусларга җаваплар бирделәр, рәхәтләнеп белемнәрен күрсәттеләр, ә чара ахырында балалар Кыш Бабайга шигырьләр укыдылар. Чарада катнашучыларның барысы да бүләккә татлы тәм-томнар һәм призлар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев