Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Вахитта чәчәкләргә багышланган экологик сәгать үткәрделәр

Җир йөзендә чәчәкләрдән дә гүзәл һәм нәфис, табигатьнең кыйммәтле бүләге юк. Җир йөзендә чәчәкләр иң шигъри һәм матур — бу искиткеч моң һәм көйләр, формаларның гаҗәеп гармониясе, матурлык линиясе.

Чәчәкләр кешеләр тормышында зур роль уйныйлар, алар матурлык өләшәләр һәм үзләренең хуш исләрен тараталар. Чәчәкләр турында бик күп кызыклы китаплар язылган. Чәчәкләр - табигатьнең гаҗәеп һәм гүзәл иҗаты.

Вахит авыл китапханәсендә «Чәчәкләр – табигать елмаюы» дигән экологик сәгать үткәрелде. Чара башында бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсенның: «Яшәр өчен кояш, ирек һәм кечкенә чәчәк кирәк», - дигән сүзләре яңгырады. Китапханәче Сания Сәлимуллина чәчәкләр дөньясының күптөрлелеге, чәчәкләрнең нинди файда китерүе, аларның ни өчен кирәклеге, ни өчен аларга сак карарга кирәклеге турында сөйләде.

Балалар үзләре өчен чәчәкләр дөньясының күптөрлелеген ачтылар, чәчәкләр турында гаҗәеп фактлар һәм риваятьләр белделәр, Кызыл китапка кертелгән чәчәкләр белән таныштылар. Шулай ук бүлмә үсемлекләренең кызыклы төрләре, төрле дару үләннәре турында да бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр, чәчәкләр турында матур риваятьләр дә ишеттеләр. Балалар конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар, чәчәкләр турындагы риваятьләрне һәм әкиятләрне искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар таптылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев