Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахитта авылча Сабантуй

Кичә Мулланур Вахитов исемендәге авылда нәкъ шундый без балачактан күреп, яраткан авылча Сабантуй булды.

Сабантуй – ел саен җәй аенда һәркайсыбыз көтеп алган, татар халкының милли гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә үрелеп барган хезмәт бәйрәме. Элегрәк әлеге бәйрәм язгы кыр эшләренә 2–3 атна кала үткәрелсә, хәзер аны кыр эшләре тәмамлангач оештыралар. Сабантуй алдыннан күп әзерләнгәннәр: кышкы көннәрдә хатын-кызлар сөлге чиккән, язын егетләр җыр-биюләр белән беррәттән шул бүләкләрне җыйган. Менә быел да әлеге бәйрәмне, һәр елдагыча, халык көтеп ала. 

«Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу… Сабантуй турында бөтен дөньяга билгеле булыр һәм ул Бөтендөнья мирасы исемлегендә лаеклы урынны алыр дип ышанасы килә», – дип юкка гына әйтмәгән республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәймиев.

Сабантуй бәйрәме заманага яраклашса да, аның үз асылы, миллилиге югалмасын. Милләтебезне, халкыбызны саклаучы, аны берләштереп торучы бәйрәм бит ул. Кичә Мулланур Вахитов исемендәге авылда нәкъ шундый без балачактан күреп, яраткан авылча Сабантуй булды.

Авыл халкы һәм Сабантуйга  кайткан кунаклар  “Фәйзрахман” чишмәсе янындагы аланга җыелдылар. Биредә татар халкының гореф-гадәтләренә аеруча әһәмият бирелгән, матур йоладан- бүләкләр җыюдан башланган Сабантуй бу.

Бәйрәмгә җыелучыларны район башлыгы Марат Зиатдинов,район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Файрушин, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Риф Гатауллин, Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина, татар хатын-кызларының “Ак калфак” район иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Әлфия Минхаҗева  котладылар.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә сәхнәгә  чакырып авылның хөрмәтле кешеләрен, балалары, ирләре МХОда булган гаиләләрне, яңа өйләнешкән, гаиләләрендә бала туган парларны билгеләп үттеләр.

Мәйдан тирәли сату нокталары, чәй әчү, шашлык белән сыйлану мөмкинлекләре дә каралган. Балаларга төрле атракционнар оештырылган.

Сабантуйның иң кызык өлеше-ул төрле уеннар: көянтә белән су ташу, кашыкка йомырка куеп йөгерү, бүрәнәдә капчык белән сугышу, гер күтәрү, бау тарту һәм башкалар. Ә Сабантуеның иң күркәм, иң дәрәҗәле урыны –ул ир-егетләребез өчен- көрәш мәйданы. Сабантуй батыры Халиков Илнур тәкә һәм мультиваркага лаек булды, икенче батыр Халиков Илнар әтәч һәм тузан суырткыч, өченче урын Закиров Илсур термопот белән бүләкләнделәр.

Бәйрәм буенча җирле артистларыбызның, республикадан килгән Алтын Ай төркеменең, Риф Гатауллинның дәртле җырлары халыкны  кушылып җырларга, биергә җәлеп итеп торды. Җырлар татар, рус, чуаш телләрендә яңгырады.

Бәйрәмне ике телдә матур, дәртле итеп, үзе дә җырлар башкаручы  Ләйлә Кадырова алып барды.

Сабантуйны оештыруга мәдәният, авыл җирлеге хезмәткәрләре күп көч куйган, матди ярдәмне район хакимияте, авыл җирлеге, М-12 төзелеше, “Август” берләшмәсе күрсәткән.

Сабантуй бик матур тәэсирләр калдырды. Килгән халык оештыручыларга рәхмәтле булып, чын күңелдән ял итеп таралышты. Чыннан да “чып-чын” авылча, безнең балачак Сабантуе булды Вахит авылында. Сабантуй үткәрү традициясен алдагы елларда да дәвам итсеннәр дигән теләктә калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев