Вахит балалары Ватаныбыз белән горурланалар
Россия Президенты Владимир Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте.
"Безнең геройларыбыз һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә һәм төрле тарихи чорларда Ватан өчен көрәшкән ата-бабаларыбызның батырлыклары истәлегенә. Нацизмны җимергән аталарыбыз, бабаларыбыз даны өчен», - диде дәүләт башлыгы.
Ватанны саклаучылар елы кысаларында Вахит мәдәният йортында "Ватан нәрсәдән башлана?" дип аталган тематик сәгать үтте. Мөдир Гөлназ Фәттахова балаларга "Ватан" сүзе астында нәрсә аңлаулары турында сораулар бирде, алар Ватан турындагы мәкальләрне, шигырьләрне искә төшерделәр.
Чара барышында РФ Хәрби көчләре хәрбиләренең махсус операция алып бару барышында кылган батырлыклары белән таныштылар.
Тематик сәгать азагында «Россия - безнең уртак йортыбыз» темасына тарихи викторина үткәрелде. Викторинада катнашучыларның барысы да тиз һәм дөрес җаваплар бирде.
Алып баручы балаларны Ватаныбызга сакчыл карарга, аны сакларга һәм якларга чакырды, киләчәк буыннар: "Бу минем Ватаным, бу минем Россиям!» дип горурланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев