Сәламәт яшәү рәвеше темасына багышланган чаралар балаларны тәрбияләүдә һәрвакыт актуаль. Хәзерге заманның һәрбер баласы сәламәтлек кыйммәтен аңларга һәм үзләштерергә тиеш.
Вахит авыл китапханәсендә балалар өчен "Без сәламәт тормыш өчен. Без спорт яклы" уен чарасы узды. Чара сәламәтлек, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, көн режимын үтәүнең мөһимлеге турында әңгәмәдән башланды. Аннары балалар «Белем – ул көч», «Көн режимы», «Хәрәкәт активлыгы» бәйгеләрендә һәм уеннарында катнаштылар. Балалар викторина сорауларына, табышмакларга җаваплар бирделәр һәм сәламәт яшәү рәвеше үрнәкләре белән уртаклаштылар.
Чараны тәмамлап, балалар бергәләп күңелле физик күнегүләр ясадылар. Алар сәламәтлек өчен күнегүләр ясау, чисталык саклау, дөрес туклану, саф һавада йөрү һәм спорт белән шөгыльләнү бик мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр. Уен программасы балаларга бик күп яхшы кәеф һәм көн буена күтәренке рух бүләк итте. Чарага шулай ук «Яшәү стиле – сәламәтлек» - китап күргәзмәсе әзерләнде.
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев