Вахит балалары кошларга кыш чыгарга ярдәм итә
Кыш - кошлар өчен авыр вакыт, бигрәк тә ул кырыс һәм күп карлы булса. Ач кош салкыннарны начар кичерә. Кошларга кышын ярдәм итәргә, аларга җимлекләр ясарга һәм аларга азык салырга онытмаска кирәк.
Вахит авыл китапханәсе мөдире Сания Сәлимуллина «Кышын кошларны ашатыгыз!» дигән экологик акция үткәрде. Бу акция балаларга әхлакый-экологик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.
Чара башында китапханәче катнашучыларга безнең якларда кышлаучы кошлар, аларны кышкы тукландыруны ничек үткәрергә, канатлы дусларыбызга нинди материаллардан җимлекләр ясарга кирәклеге турында сөйләде.
Аннары балалар китапханә янында үскән агач ботакларына «Кошлар ашханәләре» элеп куйдылар һәм аларга ярма, көнбагыш салдылар. Кошлар шунда ук әзерләнгән җимнәргә шатланып, сыйланырга очып килделәр.
Балалар әңгәмәләр, китаплар, танып белү дәресләре һәм күзәтүләр аша үз җирләрендәге төрле кошлар турында, тышкы кыяфәтенең, үз-үзләрен тотышының үзенчәлекләрен беләләр, кошлар турында кайгыртырга өйрәнәләр, кошларны ашатып, аларны һәлакәттән коткарып калырга мөмкин икәнлеген аңлыйлар. Балалар табышмакларга җавап бирделәр һәм кошлар турында шигырьләр тыңладылар.
Чарага катнашучылар игътибарына «Кыш көне кошларга ярдәм итик» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев