Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Вахит балалары җәйне асфальтта сурәтләде

Асфальтта рәсем ясау – саф һавада йөргән вакыттагы күңелле шөгыль кенә түгел. Ул иҗат та, баланың әйләнә-тирә дөньяны танып белүе дә.

Асфальтта акбурлар белән рәсем ясау, кәгазьдә карандаш яки пумала белән рәсем ясаудан аерылып тора. Балалар анда бөтенләй башка тойгылар кичерә. Алар  өчен иҗат - ул нәтиҗә генә түгел,ә процесс.

Вахит авыл китапханәсендә «Акбур белән асфальтта җәйне ясыйбыз» дигән вернисаж үткәрелде. Балалар үзләренең эшләрендә бәхетле балачак, табигатьнең уянуын чагылдырдылар, кояшны, күк йөзен, йолдызларны, диңгез һәм чәчәкләрне, хайваннарны, табигатьне һәм яраткан китапларының геройларын сурәтләделәр.

Балалар үз иҗади эшләрендә бик күп фантазияләрен кулландылар. Асфальт гаҗәеп буяулар белән чәчәк атты. Һәр рәсем үзенчә кызыклы иде. Табигать үзе дә балаларның рәсемнәренә карап елмайды.

Конкурс тәмамлангач, катнашучылар рәсемнәрне карадылар, үз фикерләрен әйттеләр һәм призлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев