Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Вахит авылында ифтар үткәрделәр

Ураза гаете - бөтен дөньяда ислам дине тарафыннан күп гасырлар дәвамында билгеләп үтелә торган төп бәйрәмнәрнең берсе.

Изге Рамазан ае, Ураза бәйрәме яңарыш, рухи чистарыну, игелек кылырга әзерлек, мәрхәмәтле һәм сабыр булу шатлыгын алып килә. Исламның таянычы, айлар солтаны - Рамазан ае, гафу итү һәм барлык гөнаһлардан арыну, җаннар пакьләнү ае. Бу изге айда барлык мөселманнар игелек кылырга ашыгалар, ураза тоталар, сәдакалар бирәләр, аш мәҗлесләре, ифтарлар үткәрәләр.  

Вахит мәдәният йортында китапханә белән берлектә авылдашлары өчен Рамазан аена багышланган "Иман нуры иңсен күңелләргә" дип аталган ифтар ашы үткәрелде. Китапханәче Сания Сәлимуллина мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһы каршында башкарган бурычлар турында сөйләде. Изге Рамазан аенда көндез мөселманнар ризыктан һәм судан баш тарталар һәм Кояш баегач кына ризыкланалар. Ифтар - ул тәүлекнең якты вакыты бетеп, кояш баегач, гаиләләр һәм дуслар бергә җыелып авыз ачу.

Шулай ук авылның абыстае әхлакый, рухи чистарыну, мөселман динен дөрес аңлау мәсьәләләренә кагылды, аның традицион кыйммәтләре турында сөйләде, залга җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганга канәгать булырга өйрәнергә өндәде. Мөселманнар бергәләп намазга бастылар.

Ифтар кунаклары мул итеп әзерләнгән өстәлләр янында сыйландылар һәм аралаштылар. Кич тирән мәгънә белән генә түгел, җылы, дустанә мөхит белән дә тулган иде.

Ифтар кичәсенә җыелган мөселманнар мәдәният хезмәткәрләренә хезмәтләре һәм үз эшләренә тугры булулары өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев