Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Вахит авылында Динә Минһаҗ кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2026 елның беренче көнендә Вахит авылында яшәүче, хезмәт ветераны Миңнуллина Динә Минһаҗ кызы 90 яшьлек юбилее белән котлауларны кабул итте. Аны шундый истәлекле көне белән Вахит җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов, авыл китапханәсе мөдире Сания Сәлимуллина котладылар.

Туксан яшь ул - бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки мондый олы яшьне каршы алу һәркемгә дә насыйп булмый. Динә апа ил тормышындагы күп кенә вакыйгаларның шаһиты һәм катнашучысы буларак, катлаулы тормыш юлын лаеклы үткән. Ул сугышка кадәрге авыр елларда туган һәм авыр хезмәтнең нәрсә икәнен балачактан ук белгән. Әтисе күп кенә ирләр белән беррәттән фронтка киткән, ә авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калган.

Ул бөтен гомерен туган колхозында эшләүгә багышлаган, сыер савучы булып хезмәт куйган. Ире Зөфәр Лотфулла улы белән 43 ел бәхетле гомер кичереп, алты балага гомер бүләк иткәннәр, тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына озатканнар. Аларның балалары яшьтәшләре һәм иптәшләре өчен һәрвакыт үрнәк, тырыш булып, яхшы укыганнар. Бүген алар тормышта үз урыннарын тапкан шәхесләр, һәркайсы үз гаиләсе белән яши, оныклары һәм тормыш уңышлары белән сөендерә. Кызганычка каршы, 2004 елда Динә апаның ире Зөфәр Лотфулла улы вафат була.

90 яшендә дә Динә Минһаҗ кызы тормышка җанлы кызыксынуын саклап калган якты карашлы, уңай фикерле һәм игелекле кеше булып кала бирә. Балаларының, оныкларының, оныкчыкларының мул тормышына сөенеп яши. Олы яшьтә булуына карамастан Динә Минһаҗ кызы Миңнуллина китапханәнең даими һәм актив укучысы да.

Динә Минһаҗ кызына чын күңелдән ныклы сәламәтлек, якыннарының игътибарын һәм ярдәмен, иминлек һәм озын гомер телибез. Һәр көн аңа шатлык һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итсен, сәламәтлеге беркайчан да какшамасын, тормыш сөючәнлеге һәм яшәү оптимизмы беркайчан да сүрелмәсен, ә якын кешеләре аны кайгыртулары һәм игътибарлары белән сөендерсен, озын гомерлелекнең нигезе шул бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев