Вахит авылында Бөтендөнья хиҗаб көненә рухи-әхлакый әңгәмә узды
Югары Ослан. Татарча

Вахит авылында Бөтендөнья хиҗаб көненә рухи-әхлакый әңгәмә узды

1 февральдә дөньяның күп кенә илләрендә популярлык казанган Бөтендөнья хиҗаб көне билгеләп үтелә.

Аны билгеләп үтүче кешеләр – ислам дине вәкилләре, ә шулай да беренче карашка гадәти булмаган көн белән башка дини конфессияләр вәкилләре дә кызыксына. 

“Мәдәният” милли проекты кысаларында Вахит авылы мәдәният йортында Бөтендөнья хиҗаб көненә рухи-әхлакый әңгәмә үткәрелде. Мөдир Гөлназ Фәттахова катнашучыларны әлеге көннең тарихы белән таныштырды. "Хиджаб" бөтен хатын-кыз тәненең яшерелүен аңлата, аның йөзе һәм кул чукларыннан башка, тән һәм гәүдә ачык булырга тиеш түгел. Ул  капма-каршы җенес игътибарын җәлеп итми торган кием. Мондый теләсә нинди кием хиҗаб булачак.  

Хиҗабның мөһим өлеше - дөрес итеп бәйләгән яулык, мөселман хатын-кызлары аны башы һәм муены ябык булсын, чәчләре күренмәсен өчен киеп йөриләр. Хиджаб - мөселман дөньясында хатын-кызлар киеме атрибутларының берсе, ул Европа илләре, Россия һәм башка дәүләтләр урамнарында хәзерге көндә ешрак очраша башлады.

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Нет комментариев