Ватан авылында ветеранны бәйрәмнәр белән котладылар
Олы яшьтәге кешегә иң яхшы бүләк – игътибар һәм яхшы кәеф.
"Актив озын гомер" программасы кысаларында Вахит авыл китапханәчесе Сания Сәлимуллина өлкән буын кешеләренә тирән ихтирам һәм игътибар йөзеннән Ватан авылына Суфия Вахит кызы Төхвәтуллинага барды. Ул 1 мартта 91 яшен билгеләп үтте. Туган көне, Рамазан ае, Халыкара хатын – кызлар көне - 8 Март белән бүләкләр тапшырды.
Һәр кешенең үз язмышы. Олы яшьтәге кешеләрнең ягымлы күзләренә карап, аларның оптимизмына, яшәгән һәр көненә шатлануына һәм яшәгән еллары өчен рәхмәтле булуына хәйран каласың. Суфия Вахит кызы яшькә бирешми, үзен яхшы хис итә. Әлбәттә, аның яшәгән еллары күп вакыйгаларга бай. Аның язмышы ул авыр заманда яшәгән күп кенә кешеләрнең язмышына охшаган. Ул - үз гомерендә шатлык та, кайгы да кичергән гади бер хатын. Дәһшәтле сугыш һәм сугыштан соңгы авыр чорда балачак, яшьлек, үсеп җитү чоры үткән ул. Тормыштагы үҗәтлеге һәм нык холкы аны һәрвакыт озата барган, авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән. Олы, хөрмәткә лаек яшендә дә ул гаҗәеп ачык акыл һәм тормыш сөючәнлеген саклап кала алган. Авыр хезмәт биографиясен җентекләп хәтерендә саклый. Суфия апа татар әдәбиятын һәм журналларын укырга ярата.
Суфия Вахит кызы зур булмаган, ләкин чын күңелдән тапшырылган бүләкләрне шатланып кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев