Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Ватан авылы халкы капка төбендә очрашты

Иске гореф-гадәтне искә төшереп Ватанлылар капка төбендә очрашу оештырып, аны бәйрәм концертына әверелдерделәр.

Бәйрәм кунакларны матур сәхнә һәм фотозона белән каршы алды. Әлеге чараны оештыруга Ватан авылы халкы да үз өлешләрен кертте, алар үз бакчаларында үстерелгән көзге уңыш күргәзмәсен ясадылар. Күчмә ике кибет халыкка үз хезмәтен тәкъдим итте. Балалар һәм өлкәннәр өчен уеннар һәм конкурслар оештырылды. Бәйрәм концертына күрше авыллардан бик күп кеше килгән иде.

Бәйрәм концерты башланыр алдыннан Вахит авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов авыл халкын һәм кунакларны әлеге көн белән котлады. Бәйрәм барышында "Иделкәй" халык төркеме һәм Алинә Сәлахова үзләренең җырларын башкардылар. Шулай ук Яңа Юл клубы мөдире Сәрия Ефимованың «Яшь гомер», Асия Фәйзулова белән Гөлназ Фәттахова бергә башкарган "Мәхәббәт җимешләре" җырлары да тамашачыларга бик ошады. Бәйрәм концертын Вахит авыл мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышлары бизәде: Наҗия Гатауллина нәфис сүзгә осталыгын күрсәтте, Зөлфия Сәлимуллина, Суфия Төхвәтуллина, Гыйбадуллина Гөлфрүз җырлары белән сокландырдылар, Фәридә Галиева баянда бик оста итеп уйнады.

Ике сәгатькә якын дәвам иткән концерт программасы тамашачыларны рухландырды һәм җәйге кәеф бүләк итте.

Бәйрәм тәмле ризыклар белән хуш исле чәй эчү белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев